Дулкынландыргыч романс авазы ветераннарның йөрәген яулады (18+)
1
Февраль 2021
Дүшәмбе
Җыр сәнгатенең иң дулкынландыргыч жанрларының берсе бу юлы хезмәт ветераннары пансионатында яңгырады. Шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ял итүчеләр өчен «Романсның гаҗәеп яңгырашы» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Китапханәче чыгышыннан катнашучылар әлеге жанрның килеп чыгу тарихы белән танышты, А. Вертинский, В. Козин, Н. Сличенко, В. Пономарёв кебек иң танылган романс башкаручыларны искә төшерделәр. Аларның башкару осталыгын аудиоязмада ишеттеләр. Алия Габдуллина тамашачыларга «Белой акации гроздья душистые», «А на последок я скажу», «Кышкы романс» романсларын бүләк итте. |